Минзәлә районында сөт җитештерү күрсәткечләре
Беренче графа – хуҗалыклар һәм андагы сөтчелек фермалары исеме, икенче – 12 декабрьдә савылган сөт(килограммнарда), өченче – узган елның шул чорына караганда артык яки ким (килограммнарда), дүртенче-12 декабрьдә уртача бер сыерга җитештерелгән сөт(килограммнарда).
Калморза 4300 300 20,5
Заиковский 7560 -440 13,5
Органик групп-Чулман-8662 1238 5,3
Тулбай 1573 625 3,0
Гөлек 0 -453 -
Тәкермән 3625 442 6,8
Куйбышев 3784 624 6,0
Органик групп-Минзәлә 4689 -3016 2,7
Якты юл 1801 -327 6,4
Мәлкән 1600 -777 3,0
Мензелинский 1288 -1912 1,4
Ярд. хуҗ., КФХлар 7900 900 20,5
Район буенча 33431 -1018 7,3
“Калморза” хуҗалыгында азыкларны баланслап ашаткач, биредә кышкы чорда да һәр сыердан уртача 20,5 килограмм сөт савалар. Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы 4575 баш савым сыеры исәпләнә. Районыбыз терлекчеләре бер атна эчендә, ягъни узган атна белән чагыштырганда һәр сыердан сөт савып алуны уртача 100 граммга киметтеләр.
Районыбыз терлекчеләре һәр сыердан уртача сөт савып алу буенча республикада азактан 2 урында таптаналар. Хуҗалыкларда малларны ашату өчен азык җитәрлек. Булган азыкны дөрес итеп кулланып төрле өстәмәләр белән баетып, баланслап ашату зарури.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев