Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында “Татаr сүзе” конкурсында катнашучыларга Рәхмәт хатлары килә

Җиңүчеләр соңрак билгеле булачак

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

“Татаr сүзе” конкурсында Минзәлә районыннан да актив катнашалар. Аларның хезмәтен бәяләп, конкурсның оештыру комитеты Рәхмәт хатлары да җибәрде. Алар арасында безнең коллегабыз Дифиза Нуриеваның кызы – 1 нче мәктәпнең 3Г сыйныф укучысы Алия дә бар.

- Кызым Алия татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Фәррахова белән бергә Муса Җәлилнең “Бала йокысы” дигән шигыренең видеоязмасын әзерләп җибәрделәр. Кызыма Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе айрат Зарипов һәм жюри рәисе, Россия атказанган, Татарстанның халык артисты, ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов имзалаган Рәхмәт хаты килде.

Рәхмәт хатына лаек булган тагын бер катнашучы – Минзәлә шәһәренең 2 нче санлы балаалр бакчасы тәрбиячесе Альбина Фәрдиева. Ул Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы белән катнашты. Игътибарыгыгзга ике видеоязманы да тәкъдим итәбез.

ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан әзерләнгән “Tatar сүзе”  конкурсы узган елның октябрендә башланды. Аның шартлары буенча һәр теләгән кеше 15 декабрь гә кадәр шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр); проза; мәсәл номинацияләрендә аларны сәнгатьле укып видеоязмалар җибәрергә тиеш иделәр.

Бәйгегә йомгак Халыкара туган тел көнендә - 21 февралендә гала-концерт вакытында ясалыр, дип планлаштырыла, премияләр фонды бер миллион сум тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев