Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде

Төрле милләттәге талантлы укучылар үз номерлары белән чыгыш ясады

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә шәһәре гимназиясе базасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Әлеге уңайдан тантаналы чара район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды.

- Без кеше тормышында аның туган теленең ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын истә тотарга тиеш, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев. - Туган телеңне яратып, белеп кенә башкаларга хөрмәт белән карарга була. Шулай ук без барыбыз да беләбез, күбрәк телләр белгән саен кешенең акыл үсеше дәрәҗәсе дә югарырак.

Чарада Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Титова да чыгыш ясады. Ул ассамблея вәкиллеге каршында татар, рус, башкорт, рус, мари, әрмән, хутор казаклары, керәшеннәрнең милли-мәдәни җәмгыятьләре эшли, алар һәм районда башка милләт вәкилләре дә дус, тату яшиләр, дип билгеләп үтте.

«Уен» бию ансамбле, «Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле, «Сәяр» театр түгәрәге, «Изи шудыр» ансамбле (Калтак урта мәктәбе), 3 нче мәктәпнең 9Б сыйныф укучысы Нариман Саидов, 2 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Ләйлә Сафина, гимназиянең 11 сыйныф укучысы Лилия Галимҗанова, 1а сыйныф укучысы Искәндәр Иванов, 1 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Сабина Зайцева, 2 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Армен Даниелян, 1 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Самат Камалов чыгыш ясадылар.

Чарага тамашачылар сыйфатында килгән ата-аналар да үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Динара Акматова, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты:

- Туган телне саклауда нәкъ менә гаилә мөһим роль уйный, дип саныйм. Әгәр дә, беренче чиратта, көнкүреш дәрәҗәсендә без туган телебездә аралашабыз икән, әлбәттә, аны саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен бөтен мөмкинлекләребез бар.

Артур Даниелян:

- Республикада туган тел һәм халыклар бердәмлеге елын игълан итү бик мөһим роль уйный. Бигрәк тә безнең өчен - үз Ватаныбыздан читтә яшибез. Әмма иң мөһиме шунда, республикада безгә туган телебезне саклап калу, анда аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең шәһәрдә якшәмбе әрмән мәктәбе дә бар. Тик коронавирус белән бәйле рәвештә ул вакытлыча үз эшчәнлеген туктатты. Пандемияне җиңгәннән соң, ул үз эшен яңадан башлап җибәрер дип өметләнәбез.

Чара барлык катнашучылар һәм тамашачыларның өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә "Туган тел" җыры башкаруы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X