Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында тулай җыем 119 мең тоннадан артып китте

17нчы август көнне дә район басуларында 59комбайн эшләде, шуның 41 е хуҗалыкларныкы, калганнары фермер хуҗалыкларыннан.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 24084 гектарда(бу барлык мәйданның 54,8 проценты) игеннәр суктырып алынган.Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме119176,2 тонна тәшкил итә. Тулай җыем буенча “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы алда бара-32790 тонна, “Калморза”- 26179 тонна, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы 20971,3 тонна ашлык суктырып алды. 17 нче август көнне “Кама беконы” ҖЧҖ, “Рус” хуҗалыгы, “Туган як” агрофирмасы басуларында игеннәрне суктыру булмады. Район буенча бөртеклеләрдән иң югары уңышны “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре ала, һәр гектардан уртача 55,9 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан уртача 49,5 центнер уңыш чыга. Ә республика күләмендә һәр гектардан уртача 38,6 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев