Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында тулай җыем 124 мең тоннадан артып китте

18 нче август көнне район басуларында 73 комбайн эшләде, шуның 55 е хуҗалыкларныкы, калганнары фермерларныкы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 25163 гектарда(бу барлык мәйданның 57,3 проценты) игеннәр суктырып алынган.Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме124451,4тонна тәшкил итә. Тулай җыем буенча “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы алда бара-32790 тонна, “Калморза”- 27819 тонна, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы 22264,9 тонна ашлык суктырып алды. Урып-җыю буенча “Калморза” хуҗалыгы алдынгылыкны бирми, биредә игеннәрнең 78 проценты суктырып алынган. Район буенча бер гектардан уртача 49,5 центнер уңыш чыга. Ә республика күләмендә һәр гектардан уртача 38,5центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев