Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында тулай җыем 70802 тоннага җитте

11нчы август көнне дә район басуларында 84 комбайн эшләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы14065гектарда(бу барлык мәйданның 32 проценты) игеннәр суктырып алынган.Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме70802 тонна тәшкил итә. Тулай җыем буенча “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы алда бара-22838 тонна, “Калморза”- 16631 тонна, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы 12462 тонна ашлык суктырып алды.Район буенча бер гектардан уртача 50,3центнер уңыш чыга. Ә республика күләмендә һәр гектардан уртача 39,5 центнер уңыш җыеп алына. “Калморза”хуҗалыгы көзге бодай урагын тәмамлап, сабан бодаен суктырырга кереште.  “Заиковский”, “Рус” хуҗалыгы, “Ильнур” КФХ, “Полянка” КФХ,  “Шереметьев” КФХсы арпа суктыра башладылар. Район хуҗалыклары барысы -2765 тонна  саламны төргәкләргә төрделәр, аларны ферма яннарына ташу һәм халыкка бирү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев