Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында тыл ветеранын юбилее белән котладылар

    Аю авылында яшәүче Фая Миншина – 6 бала анасы.

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

    Минзәлә районы Аю авылында Фая Габбас кызы Миншинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

    Айрат Галиев, Аю авыл җирлеге башлыгы:

    - Фая Габбас кызы –җирлегебез өчен тырыш хезмәт кйган шәхес. Ул 42 ел буе фермада төрле эштә эшләгән. Ире Нәис белән 6 бала үстерә. Хәзерге вакытта аның 9 оныгы, 10 оныкчыгы бар.

    Юбилярны котлап, Айрат Галиев аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Айдар Салахов һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырды.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: