Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында уракның 84 проценты төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 38782 гектарда игеннәр суктырылды

Барлыгы 149303 тонна ашлык  суктырып алынган. Тулаем ашлык суктыру буенча районыбыз игенчеләре республикада 8 урынны били, ә бер гектардан уртача уңыш алу буенча алтынчы урында бара. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 38,5 центнер тәшкил итә.  Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралардан иң югары уңышны “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре җыеп алдылар, аларда уртача гектар төшеме 50,1 центер булды. Бүгенге көндә 5 мең гектардан артык сабан бодаен гына җыеп аласы калды. Көзге чәчү барысы 9403 гектарда башкарылды, бу планлаштырылганың 76,3 проценты дигән сүз. Көзге культуралар чәчү планын “Органик групп-Чулман” ҖЧҖ 125 процентка арттырып үтәде. Ә менә “Август –Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе 4090 гектарда көзге бодай чәчәргә тиеш булып бары тик 1640 гектарда көзге бодай чәчте, бу планлаштырылганның 40,1 проценты дигән сүз. Юкса, көзге бодай чәчүнең агротехник сроклары 5 сентябрьдә чыкса да.

 Районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышы турында да кайгырталар. Урып-җыелган басуларда салам төргәкләү һәм вакланган саламны туфрак белән каплау бара.  Барлыгы 11700 тонна салам төргәкләргә төрелде һәм аларны ферма яннарына ташу дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү 13758 гектарда башкарылды, шуның 8868 гектары тирәнтен эшкәртелде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев