Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында уртача уңыш 50,2 центнер тәшкил итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы барлыгы 7436 гектары суктырып алынган.

Шуның эченнән борчак-948, көзге бодай 4405 гектарда җыеп алынган.Барлыгы 37348 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 50,2центнер тәшкил итә.Иң югары уңыш “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгында-61,8 центнер. Бу хуҗалыкта Скипетр сортлы көзге бодайның уңышы яхшы. “Калморза” хуҗалыгында-53,3 центнер , “Рус” ҖЧҖ дә-51,2центнер, “Әнәк” агрофирмасында 46,3 центнер.”Рус” ҖЧҖ хуҗалыгы көзге бодай суктыруны төгәлләде. “Калморза” хуҗалыгы да көзге бодай суктыруның экваторына килеп җитте. Бүгенге көнгә урып-җыю 7 нче август көнне район кырларында 62 комбайн эшләде. эшләре 16,9процентка башкарылды. Урып-җыю белән беррәттән хуҗалыкларда көзге чәчүгә җир әзерләү дә уңышлы оештырыла. Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8200гектарда башкарылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев