Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында янгын куркынычсызлыгы чоры 15 апрельдән башланды

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Урамда әйләнә-тирә мөхит температурасы көннән-көн арта, карлар әреп бетеп бара, коры уләннәр чыга  башлый  һәм инде бу чорда гражданнар бакчаларда, бакчалык тирәсендә коры улән яисә  чүпләрдән аруны очен аларны  яндыра башлыйлар. Сезгә торак пунктлар территориясендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп китәсем килә. Шулай ук шуны да искәртергә телим: быелдан 1479 нчы номерлы яңа закон үз көченә керде,ул Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре дип атала . Коры улән яисә  чүпләрне ачык ут ярдәмендә яндыру очраклары  янгын куркынычсызлыгы  тәләпләре утәп  махсус җиһазландырылган урыннарда башкарылырга тиеш :

- ачык утны куллану урыны  30 см дан  да ким булмаган тирәнлектә чокылган һәм  кинлек диаметры 1 метрдан да артмаган булырга тиеш.

- ачык утны куллану урыны якындагы объекттан 50 метрдан да якынрак булмаска тиеш, ылыслы урманнан 100 метр ераклыкта урнашырга тиеш.

- ачык утны куллану урыны тирәсендәге территорияны 10 метр радиуста коры  агачлардан, корыган үләннән, ауган агачлардан һәм башка ягулык материаллардан чистартылырга тиеш һәм 40 см киңлектәге янгынга каршы минераль полоса белән бүленергә тиеш.

- ачык ут кулланучы зат беренчел янгын сүндерү чаралары һәм мобиль әлемтә чарасы белән тәэмин ителергә тиеш.

Әгәрдә ачык утны металл савытта яки янмый торган башка материаллардан ясалган сыешлыкта кулланганда, минималь рөхсәт ителгән ара ике тапкыр киметелергә мөмкин. Шул ук вакытта янгынга каршы минеральләштерелгән полоса урнаштыру таләп ителми.Әлеге тимер савыт  ачык утны вакытында локальләштерү очен металл капкач белән җихазландылырга тиеш, аның күләме савытны тулысынча ябарга мөмкинлек бирергә тиеш.

Ачык утны куллану урыны сундергәнчегә кадәр даими рәвештә контрольдә тотылырга тиеш.

Ачык ут кулланырга ярамый:

-торфлы туфракта;

-тиешле территориядә махсус янгынга каршы режим кертелгән очракта;

- якынлашып килүче тискәре метеорологик нәтиҗәләр турында мәгълүмат керсә;

- җил тизлеге секундына 5 метрдан артып китсә.

- әгәрдә ачык ут тимер савыт әчендә кулланыла икән җил тизлеге секундына 10 метрдан артык булган очракта.

- хәм ачык ут куллану  урынын караучысыз калдырырга;

Ачык ут кулланганнан соң учак яккан урынны җир (ком) белән кумелергә яисә януның тулысынча туктатылуына кадәр су белән сундерелергә тиеш.

Актаныш хәм Минзәлә районара янгын кузәтчелеге булеге гражданнарга морәжәт итә, чуп якканда барлык янгын куркынычсызлыгы тәлапләрен утәсәгез иде. Янгын куркынычсызлыгы тәлапләрен утәмәгән очракта акчалата административ жәза каралган. Гражданнарга штраф 2 меңнән 3 меңгә хәтле тәшкил итә, юридик затларга 150 меңнән алып 200 менгә кадәр.

Игьтибарыгызны аеруча коры уләнне яндыру мәсәләсенә жәлеп итәргә телим. Кайбер гражданнар яландагы коры уләнгә ут тортәләр. Аларнын мотивы булып печән жирлекләрен чистарту хәм янудан сон калган колнен туфракка файда китуре.Искәртеп китәм,улән янганнан сон калган колләр берниндә файдалы материаллар бн туфракны тулыландырмыйлар, ә янып киткән улән бик тиз арада кин масштаблар алып зур пожар чыгарырга момкин. Яланнарда коры уләннәрне яндырырга уйлаган очракта бу әшнен азагы ничек булып бетәсен уйлап бетерсәгез иде. Беренчедән, көчле җил чыгып әлеге янгын тиз арада авыл жирлегенә, яисә урманлыкка барып житергә момкин, икенчедән әлеге деяние очен гражданнар административ  хәм жинәят жәваплылыгына тартылачаклар. Шулай ук житкереп китәсем килә. Яз чорынын икенче декасында ТР Минитсрлар кабинеты карары нигезендә республика территориясында махсус янгынга каршы режим кертеләчәк,особый противопожарный режим дип атала. Бугенгә кондә әлеге махсус режимнын кертелу даталары 26 нче апрельдан 16 майга хәтле дип фаразлана, әммә коннәр кызу торса әлеге махсус режим иртәрәк керергә момкин. Махсус режим  вакытында учак ягулар, чуп яндырулар тыела (полностью запрещается) һәм әлеге режим барган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган очен штраф куләме ике тапкыр арта. Шулай ук гражданнар һәм житәкчеләр игьтибарына искәртеп китәсем килә,кон барышында Россия федерациясы территориясендә ел әйләнәсендә  космик мониторинг алып барыла һәм янгын чыккан урыннын координаталары  тиз арада махсус система  аша янгын сундеру булегенә хәбәр бирелә. Шуна курә, минем яндыруны бер кешедә сизми дигән ялгыш тошенчә гражданнар уйларына килмәсен иде.

 

Актаныш һәм Минзәлә районнара янгын кузәтчелеге бүлеге җитәкчесе Альберт Тимерханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X