Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында йөзенче бала туды

Кечкенә Захар әти-әнисе Анастасия Гулявцева һәм Сергей Паранёв белән бергә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприяновадан котлаулар кабул итте.

(30 ноябрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ”, Чулпан Шафикова). Минзәлә ГХАТ бүлегендә 2020нче елда, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, йөзенче бала туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды. Анастасия Гулявцева һәм Сергей Паранёв гаиләсендә Захар өченче бала, алар өчен бүген чын бәйрәм оештырылды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова бәхетле ата-ананы котлап, аларга беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны тапшырды, аңа өстәп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов исеменнән котлау сүзен дә җиткерде.

«Мин сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим, сез, әти һәм әни, һәрвакыт балагызның янәшәсендә булуыгызны, Захар Сергеевичны җылы канатыгыз астында үстерүегезне телим. Сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар юлдаш булсын сезгә, безгә әле килерсез дип ышанабыз», - диде Анна Куприянова.

"2020 ел безнең ил һәм республика өчен бик мөһим ел: Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, шундый истәлекле елда сезнең гаиләдә улыгыз Захар туды. Сезнең алда - аны сәламәт, акыллы һәм Россия Федерациясенең лаеклы гражданины итеп үстерү бурычы тора», - дип котлады Неля Бикеева һәм яшь әти-әнигә чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.

"Безнең улыбыз 2020 елның 7 ноябрендә туды, нинди истәлекле, тарихи даталар бит! Шуңа күрә аны тәрбияләү эшендә зур җаваплылык тоям. Мондый котлаулар алу бик күңелле", - дип «Минзәлә-информ» хәбәрчесе белән уртаклашты яшь әни - Анастасия Гулявцева.

Анастасия һәм Сергей гаиләсенә «ТАССР ТӨЗЕЛҮГӘ 100 ЕЛ» истәлек билгесе тапшырдылар. Әлеге истәлекле билге 2020 елда туган беренче һәм йөзенчегә балаларга тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев