Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районыннан авыл хуҗалыгы кооперативы грантка лаек булды

    Акча матди-техник базаны үстерүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга тотылырга тиеш.

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
    Минзәлә районыннан "Мензелинский бройлер" авыл хуҗалыгы кулланучылар коопертивы грант бирү конкурсында җиңүчеләр арасына керде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

    Грантларның гомуми суммасы-178 млн сумнан артык. Аларның 58% ы федераль бюджеттан бирелгән.

    Конкурста барлыгы 12 кулланучылар кооперативы катнашты. Грантка аларның бишесе лаек булды: "Агроптица"(Питрәч районы), "Якты көн" (Арча районы), "Арыш" (Әтнә районы), "Сабан" (Кукмара районы) һәм "Мензелинский бройлер" (Минзәлә районы).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: