Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шахматчылары онлайн режимын үзләштерәләр

Махсус интернет-платформа бөтен дөнья буенча шахматчылар белән уйнага мөмкинлек бирә.

(Илшат Вагыйзов," Минзәлә-информ") Кертелгән үз - үзеңне изоляцияләү режимы Минзәлә шахматчылары өчен киртә түгел - махсус сайт ярдәмендә алар, дөрес, интернет аша гына булса да, тере көндәшләр белән уйнауларын дәвам итәләр.
- "Минзәлә-2020" Гран-при Рапиды һәм "Мәктәп лигасы" кысаларында шахмат турнирлары үткәрү туктатылып торылса да, без төшенкелеккә бирелмибез, яңа мөмкинлекләр үзләштерәбез, - дип хәбәр итә безгә "Минзәлә-шахмат территориясе" шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев. - Интернет-турнирларда катнашу өчен  lichess.org сайтында теркәлеп, "берләшмә" - "клублар" бүлегендә "Минзәлә - шахмат территориясе" табарга һәм аңа кушылырга кирәк.
Бүгенге көндә берләшмәдә 23 кеше теркәлгән. Әлбәттә, интернет булгач, Минзәләдән генә түгел, бөтен дөньядан да шахматчылар белән уйнарга була. Өстәвенә, уеннар көн саен уза.
- Бер генә үтенеч -безнең клубка өстәүчеләрне чын исем-фамилияләр белән теркәлүләрен сорыйм, - дип билгеләп үтә Азат Шагалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев