Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәре советының комиссияләре төзелде

Барлыгы 3 комиссия булачак.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә шәһәре советы утырышында даими комиссияләр төзелүе һәм аларның шәхси составы раслануы турында карар кабул ителде.

Шәһәр советының икътисад, төзелеш, инфраструктура һәм инвестицияләр комиссиясенең рәисе итеп Николай Степанов билгеләнде, әлеге комиссиягә шулай ук Рамил Кәримов, Илфар Сафиуллин,  Марат Кәримов керә.

Законлылык, депутат эшчәнлеге, хокук тәртибе, экология, табигатьтән файдалану рәисе итеп Айдар Халиуллин билгеләнде.

Социаль мәсьәләләр (сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, социаль тәэмин итү һәм яшьләр сәясәте) буенча комиссияне Хәмзә Гыйләҗетдинов җитәкләячәк. Әлеге комиссиягә шулай ук Ольга Ильина, Елена Голякова, Сергей Панкратов һәм Ирина Исмәгыйлева да керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр советы утырышында Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында кара кабул ителде. Шулай ук утырыш барышында Минзәлә шәһәре советы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү графигын раслау һ.б. мәсьәләләр каралды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X