Минзәлә шәһәре үзизоляция режимына керде
Минзәлә шәһәренә керү юлларында бүген иртән иртүк бетон блоклар барлыкка килде
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Шулай итеп район хакимияте Татарстан хөкүмәте карарын үти башлады
-Район халкы хөкүмәтебез карарын аңлап кабул итәр һәм эшкә йөрүчеләр урамга чыгып йөрү өчен белешмәләрне вакында ясап бетерерләр,үзизоляция шартларында өйдә утыручылар,бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр карарда күрсәтелгән таләпләрне үтәрләр дип ышанам.Штраф түләмичә генә яшәргә өйрәник,диде районның оператив штаб җитәкчесе,район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Неля Бикеева.Бу шартларда эшчәнлекләрен дәвам итүче,шул исәптән ТАТМЕДИА АҖ ның "Мензеля-информ"филиалы коллективы да үз хезмәткәрләренә белешмәләр әзерләү белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев