Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәбендә “беренче кыңгырау” чыңлады

Беренче сыйныфка әлеге мәктәптә 104 укучы бара.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәбендә тантаналы шартларда беренче кыңгырау бәйрәме үткәрелде. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларны һәм аларның ата-аналарын әлеге истәлекле көн белән котларга Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев килделәр.

- Бернинди кыенлыкларсыз, шушындый якты, матур көнне әлеге бәйрәмгә җыелдык. Һәммәбез өчен дә 1 сентябрь көне – истәлекле бәйрәм ул, дип район башлыгы  минзәләлеләрне, аеруча беренче класска баручыларны, атааналарны һәм укытучыларны белем көне белән котлады, укучыларына – укуларында, ә укытучыларга – аларның мактаулы хезмәтендә уңышлар теләде.

Азат Хамаев үз котлавында республикабызның мәгариф өлкәсендә ирешелгән уңышлары белән таныштырды, традиция буенча физкультура дщреслщрендщ кулланылыр өчен туплар комплекты бүләк итте.

Укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барган линейкадан соң Айдар Салахов һәм Азат Хамаев 1В сыйныф укучылары (класс җитәкчесе - Светлана Сабирова) янына кереп, аларга республика җитәкчелеге тарафыннан китаплар бүләк иттеләр, янәдән нәниләргә үзләренең иң якты теләкләрен җиткерделәр. Әлеге китаплар 1 мәктәпкә укырга керргән 104 беренче класс укучысының һәммәсенә дә тапшырылды. Шулай ук балалар өчен кабинетларда уеннар да үткәрелде.

Безнең өстәмә

Бәйрәм линейкасы башланыр алдыннан Айдар Салахов һәм Азат Хамаев район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, мәктәп директоры Ольга Ильина һәм “Лига” ҖЧҖ директоры Николай Степанов белән берлектә “Точка роста” федераль программасы кысаларында мәктәптә башкарылган эшләр белән таныштылар. Әлеге программа кысаларында 1 мәктәптә нинди яңа мөмкинлекләр ачылган соң? Бу хакта - алдагы саннарыбызда. Шулай ук 1 нче мәктәптәге белем бәйрәменнән фото һәм видеомизгелләрне безнең ютуб каналыбызда һәм инстаграмыбызда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев