Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе экоактивистлары республика чараларында катнаштылар

2 нче урта мәктәп экологик белем бирү үзәге булып тора


 2 нче мәктәпнең география укытучысы Раушания Зиязиева җитәкчелегендә «Яшь натуралистлар-2021» командасы Татарстан Республикасының «Байтик»сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узган яшь натуралистлар слетында катнашты. Финалда катнашучылар өчен бик бай программа әзерләнгән иде: экспертлар белән очрашулар, белем бирү тренинглары, тематик уеннар, күңел ачу чаралары, Казан югары уку йортлары галимнәре җитәкчелегендә мастер - класслар. Балаларга атаклы Зәңгәр күлләргә җәяү йөрү аеруча истә калды.
«Байтик»та яшь натуралистлар слеты белән бер үк вакытта «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активының республика мәктәбе дә эшләде. Татарстанның 25 районыннан һәм шәһәреннән 170 активист белән бергә Минзәләдән яшь натуралистлар, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм 2 нче урта мәктәпнең 9а сыйныф укучылары Никита Джайнаков һәм Айнур Вилданов экологик проектларны һәм чараларны тормышка ашыру механизмнарына өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев