Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең беренче урта мәктәп укытучылары һәм укучылары: “Минтимер Шәймиев әйтмәсә, безнең мәктәптә реконструкция булмас иде”

Мәктәп музеенда уникаль экспонат саклана

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Минзәлә шәһәре 1 нче урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт герое Минтимер Шәймиев юбилее уңаеннан укучылар өчен экскурсия оештырылды.

Резеда Фәррахова, 1 нче урта мәктәп татар теле укытучысы, музей җитәкчесе:

- Безнең музейда уникаль экспонат  - мәктәбебездә 2002 елда реконструкциядән соң тантаналы рәвештә Белем бәйрәме үткәрелү мизгелләре сурәтләнгән фотоальбом саклана. Әлеге тантанда катнашкан беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев әлеге альбомга үз теләкләрен язып калдырган: "История этой школы (более 120 лет) – это история многих поколений мензелинцев. Благодарю всех, кто приложил руку к возрождению данного храма просвещения. Удачи учителям - детям нашим".

Күпләр әлеге мәктәпнең реконструкцияләүдә Минтимер Шәймиевнең нинди зур роль уйнавын белмиләрдер дә әле. 2001 елда эш визиты белән килгәч, аңа мәктәпнең элеккеге директоры Валентина Яковлева “мәктәпкә ремонт кирәк иде”, дип язма рәвештә мөрәҗәгать итә. Президент исә мәктәпне килеп карагач, ремонт кына түгел, реконструкция кирәк, дигән фикерен белдерә.

- Элеккеге матур тарихи бина янында яңа мәктәп булырга тиеш!, - ди ул.

Нәтиҗәдә, мәктәпнең мәйданы киңәя – шәһәр үзәгендә яңа, матур уку йорты калкып чыга. Мәктәп укучылары һәм укытучылары бүген дә Минтимер Шәймиевка әлеге бүләге өчен чын күңелдән рәхмәтлеләр һәм юбилее уңаеннан аны чын күңелдән котлыйлар, иң яхшы теләкләрен юллыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев