Минзәлә шәһәренең «Умырзая» реабилитацион үзәгендә тантаналы рәвештә яңартылган бүлмәләр ачылды
Бүген Минзәлә шәһәренең «Умырзая» реабилитацион үзәгендә тантаналы рәвештә ремонттан соң галотерапия һәм сәламәтлекләре чикле балалар шөгыльләнү өчен һөнәри ориентлашу блогын – столяр цехын һәм рәсем ясау бүлмәсен ачу узды.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Әлеге бүлмәләр “Любящие сердца” инициатив группасының “Мир без границ” җәмәгатьчелек проекты ярдәмендә яңартылды. Поректның актив вәкиле, минзәләле Светлана Степанова әлеге хәйрия эшен башлап йөрүчеләрнең берсе.
–Хәйриячелек дигәндә күп кеше үзеңнән нәрсәне дә булса тартып алып бирү дип уйлый. Һәм күп очракта үзендә нәрсәнеңдер артканын көтә. Юк, бу алай түгел. Хәйриячелек ул, иң беренче чиратта үзеңә бирү дигән сүз. Кешеләргә ярдәм күрсәткәч, хәйриялек иткәч, соңыннан үзеңә яхшылыкның, яки башка нәрсәләрнең кире кайтканын сизә башлыйсың. Реабилитацион үзәктә әлеге ремонт ясау проекты раслангач, бик күп кешеләр хәйриягә кушылдылар, хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә ярдәм иттеләр. Аларның һәрберсенә рәхмәтлемен, – ди Светлана Степанова.
Чарада катнашкан социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова да инициатив группа төркеменә рәхмәтен белдерде.
Үзәк директоры Елена Сысоева әлеге инициатив группаның эшчәнлеген бәяләп бетергесез дип ассызыклады:
– “Любящие сердца” инициатив группасының әлеге проектын без башта ышанмый гына кабул иттек. Ләкин алар “Барысын да эшлибез” дигән сүзләрендә тордылар. Үзләре ук финанс яктан ярдәм дә күрсәттеләр, ремонтны да, җиң сызганып, үзләре башкарып чыктылар. Хәзер безгә йөрүче балалар тоз бүлмәсендә сәламәтлекләрен ныгыта, якты һәм чиста столяр һәм кул эшләнмәләре бүлмәсендә төрле сәнгать эшләре белән шөгыльләнә алалар.
Инициатив группаның төп вәкилләре Чаллы шәһәреннән, ләкин алар да Минзәләдәге әлеге реабилитация үзәгенә ярдәм итү проектын күтәреп алалар. Бәйрәм чарасында аларның һәрберсенең исемнәре атап әйтелде, грамота һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. “Умырзая” балаларының үз куллары белән ясалган картина һәм агач эшләнмәләрен дә кунаклар зур бүләк итеп кабул итте.
Әлеге учреждениегә Минзәлә эшмәкәрләре дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Бүген, ягъни 26 май Россия эшмәкәрләре бәйрәме көнне, аларның да исемнәре әйтелеп үтте. Рамил Кәримов, Гөлназ Харазова, Илнур Галиев та төзекләндерү эшләрендә ярдәм күрсәткәннәре өчен “Умырзая” реабилитацион үзәге һәм коллективының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Кунаклар үзәк коллективының күләгә куеп әзерләгән театрын, концерт номерын, балаларның кул эшләнмәләрен һәм реконструкция ясалган бүлмәләрне хозурланып карадылар.
Әлеге чарадан видеосюжетны безнең ютуб-каналыбызда һәм инстаграмда карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев