Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәреннән Рәҗәп Шәрифҗанов үзе ясаган техника белән кар чистарта

Оста куллы шәһәрдәшебезнең яраткан шөгыле - хуҗалык өчен төрле файдалы техника җыю.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә шәһәрендә яшәүче Рәҗәп Шәрифҗанов үз куллары белән төрле техника ясый. Әлеге шөгыле белән  ул берничә ел элек "Ирек мәйданы" газетасы оста куллар арасында үткәргән конкурста призлы урын да яулады. Туганнары өчен дә хуҗалыкта файдалы техника ясый ул. Ул җыйган машиналар белән сабан сөрергә, арба тагып йөк ташырга, кыш көне - ихатаны, йорт кырыйларын кардан чистартырга була. 

Видеода - Рәҗәп Шәрифҗанов үзе ясаган техника белән үз ихатасында кар эттерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев