Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә спортчылары онлайн¬-режимда шөгыльләнә алалар

Танылган спортчылар, тренерлар кул астында шөгыльләнү өчен инстаграмда аккаунтың булуы гына кирәк.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Үзизоляция режимы – спорт белән шөгыльләнмәскә сәбәп түгел. Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин хәбәр иткәнчә, хәзер һәркемнең инстаграм аша дөньякүләм танылган татар спортчылары һәм тренерлары кул астында шөгыльләнергә мөмкинлекләре бар.

- Тренировкада катнашу өчен билгеләнгән вакытта спортчыларның инстаграм сәхифәләрендә алып барылучы туры эфирга кушылу җитә, дип хәбәр итә ул (исемлек –2 нче фотода).

Минзәләнең танылган спортчылары һәм тренерлары да өйдә шәгыльләнү тәртибе төшерелгән видеолар әзерләгәннәр. Аларны безнең ВК, инстаграм сәхифәләрендә карый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев