Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә табиблары уникаль операция ясадылар

Минзәлә район үзәк хастаханәсенең стационар бүлегендә беренче тапкыр зур күләмле кистаны алу буенча лапароскопик гинекологик операция ясалды. Пациент N. эченең аскы өлеше авыртуга зарланып район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Тикшерү уздырылганнан соң, баш табиб Илдар Мансуров җитәкчелегендә консилиум җыйнала һәм тиз арада лапароскопик дәвалау уздырырга кирәклеге турында карар кабул ителә....

Минзәлә район үзәк хастаханәсенең стационар бүлегендә беренче тапкыр зур күләмле кистаны алу буенча лапароскопик гинекологик операция ясалды.

Пациент N. эченең аскы өлеше авыртуга зарланып район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Тикшерү уздырылганнан соң, баш табиб Илдар Мансуров җитәкчелегендә консилиум җыйнала һәм тиз арада лапароскопик дәвалау уздырырга кирәклеге турында карар кабул ителә.

Яшь хирург Роман Әхмәтҗанов җитәкчелегендә 8х15 см зурлыктагы гигант кистаны алу буенча уникаль операция ясала. Бригада составында табиб-хирург Роман Әхмәтҗанов, хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Сергей Панкратов, акушер-физиология бүлеге мөдире, акушер-гинеколог Мәдинә Остроумова, табиб анестезиолог-реаниматолог Валентина Баева була.

Операция уңышлы уза. Биш көннән соң авыруны өенә кайтарып та җибәрәләр.

Безнең өстәмә

Лапароскопик операция ясауның өстенлеге шунда: операция ясаганнан соң кеше тәнендә зур җөйләр калмый; операциядән соң икенче көнне үк пациентны өйгә кайтарып җибәрергә була; авырту сизелми; кеше уртача 3-10 тәүлек эчендә тернәкләнә (гади операциягә караганда 4-5 тапкыр кимрәк);төгәл диагноз куя алу мөмкинлеге.

Табиб-хирург Роман Әхмәтҗанов лапароскопик операция ясау гына түгел, ә әгъзаларга зыян китермичә һәм аларны максималь күләмдә саклап калып эш итүне дә максат итеп куя. Ул әлеге операцияне ясау өчен тәҗрибәне Россиянең иң яхшы клиникаларында туплап кайткан.

PS. Пациент исә операция ясаган хирург Роман Әхмәтҗановка һәм табиблар бригадасына рәхмәтен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев