Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә татар гимназиясендә “Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр” исеме астында зона гамәли семинары үтте

Туган телне өйрәтү, ныгыту алымнары.

Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев, гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина, район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча җитәкчесе Нәсимә Шагиева, Сарман, Әгерҗе, Тукай, Минзәлә районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнаштылар. Бу гамәли семинар Татарстанда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында үткәрелде.  Укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез үз телебез, миллилегебез өчен һәрвакыт янып яшиләр. Телебезне югалтмау өчен бүгенге көндә дә намуслы һәм фидакарь хезмәт үрнәкләре куеп эшлиләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары -телне саклауда дәресләр белән генә чикләнеп калмыйлар, дәрестән тыш эшләрне дә башкаралар.  Ә инде гимназиягә килгәндә биредә дәрестән тыш эшчәнлек киң колач белән алып барыла. Монда балалар хореграфия, вокал, пресс-үзәк-мәктәп газетасы, милли көрәш, шахмат, рәсем сәнгате, театр түгәрәкләренә йөриләр. Шуңа күрә дә бу гамәли семинар гимназиядә үтте.   Гамәли семинарда “Театр аша туган телнең байлыгына, киңлегенә күмелә” турында- Ленар Минимуллин( гимназиянең өстәмә белем бирү мөгаллиме),  “Өстәмә чынбарлык: мин татарча сөйләшәм” (3Д-программалаштыру) турында Г. Сәлимова, Л. Гайнуллина, Г.Аглиева (1урта мәктәп укытучылары), “Кызыклы һәм хәзерге мультфильм төшерү өчен нәрсә белергә” - Н. Нәбиуллина(өстәмә белем бирү мөгаллиме) “Кино төшерә башлаучы күзлегеннән” дигән темага - П. Легошин, Л. Минимуллин, “Театр дигән могҗиза (дөрес сөйләм, сулыш, сәхнә теленә өйрәтү күнекмәләре) турында- Дамир Сәмерханов (С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры реҗиссеры),  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникацион компетенцияләрен инновацион технологияләр, шул исәптән, театраль эшчәнлек аша үстерү” турында- Гөлназ Талипова(Минзәлә педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли мәгариф бүлеге мөдире),  “Тарихи-көнкүреш биюләренең театр сәнгатендәге әһәмияте” турында Роза Биктаһирова (гимназиянең хореографы) һәм Илдус Биктаһиров (Казан шәһәре 12 мәктәбенең хореография укытучысы) мастер –класс күрсәттеләр.  Балалар төрле, ләкин алар барысы да бер төрле.  Укыту тәрбия барышында инновацион технологияләр куллану буенча да фикер алыштылар. Гамәли семинарның ябылу тантанасында “Сугыш чоры оныклары” зона театр фестивалендә җиңүчеләрне, призерларны, дипломантларны бүләкләделәр.  

Семинарга килгән берничә кешегә ничек үтте дигән сорау бирдем.

Эльвира Кәлимуллина (Сарман районының мөгаллимә оештыручысы):  -Бу семинар безгә бик ошады һәм ул югары дәрәҗәдә оештырылган иде.Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү-мөһим бурычларның берсе.  Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк. Бу яктан мин үзем Минзәлә татар гимназиясенә ак көнләшү белән карадым.

Алия Арсланова (Әгерҗе районы Девятерня мәктәбе мөгаллимәсе):

  • Мин үзем мәктәптә “Беренче адымнар” түгәрәген җитәклим. Безнең мәктәптә дә “Аяусыз язмыш” дигән фильм төшерелде. Чаллы шәһәрендә үткән “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә катнашып җиңү яуладык. Мин үзем бу семинардан файдалы мәгълүмат, киләчәк эшчәнлегебезгә орлык алып кайтып китәмен, районда бу тәҗрибә белән башкаларны да өйрәтәчәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X