Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә татар зиратында җеназа уку өчен түбә белән капланган урын ясап куелды

Әлеге изге эшкә төрле милләт һәм диндәге шәһәрдәшләр акчалата ярдәм күрсәттеләр

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Айрат Манасыпов, зиратны карап тору буенча мастер:

- Минзәлә шәһәренең татар зиратында җеназа уку өчен капланган урын ясауга ихтыяҗ күптән бар иде инде. Узган ел җәй көне бер төркем инициативалы гражданнар белән бу эшкә алынырга булдык. Территориясен тәртипкә китереп, түбә (навес) урнаштырдык. Ә быел исә ярымай белән зиратка китерелгән мәетне җеназа вакытында куеп торыр өчен эскәмия формасындагы корылма урнаштырылды, - дип хәбәр итте.

Барлык эшләр шәһәрдәшләрдән җыелган акчага башкарылды. Айрат Манасыпов хәбәр иткәнчә, әлеге изге эшне башкарып чыгуга акчалата ярдәмне төрле милләт һәм дин вәкилләре, эшмәкәрләр һәм учреждение җитәкчеләре күрсәттеләр.

“Түбә, ярымай һәм эскәмияне Игорь Цветков ясап бирде. Изге эш башкаруыбызны белеп, ташлама да ясады”, - ди Айрат Манасыпов.

Хәзер якын арада инвентарь саклау өчен будка ясап куярга планлаштыралар. Бу эш тә шәһәрдәшләр тарафыннан күрсәтелгән акчалата ярдәмгә башкарылачак.

Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр иткәнчә,Минзәлә шәһәренең татар зиратында үз эченә мәетханә (ягъни мәетләрне юу өчен бина) һәм намаз уку урынын берләштергән зират йорты ясау, ягъни элеккеге зират корылмасын капиталь төзекләндерү буенча эшләр дә башлану стадиясендә. Әлеге эшне районда билгеле эшмәкәр Азат Габдрахманов егетләре башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев