Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театры 85 нче иҗат сезонын ачты

Театрда сезон ачылу – һәрчак тантаналы, дулкынландыргыч һәм көтеп алынган вакыйга.

(Дилфас Галиев). 

–Кечкенә Минзәлә шәһәре театры коллективы Россиянең төрле шәһәрләрендә үзен танытырга өлгерде. Театрның телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклауда роле зур. Театр барыбызга да кирәк, –  диде сезон ачылу тантанасында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев сәнгать сөючеләрне тәбрикләп, яңа көчләр белән башланып киткән яңа иҗат сезонында театр коллективына уңышлар теләде. 

Театрның директоры Роберт Шәймарданов лаеклы ялга китә. Камил Нәҗмиев  Роберт әфәндегә театрда 28 ел җитәкче булып эшләгәне, театрны иҗади югарылыкка күтәрүе  һәм аның данын еракларга танытканы өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды һәм Татарстан Республикасының 100 еллыгына чыгарылган медаль белән бүләкләде. Котлау барышында тамашачы Роберт Шәймәрдановны аягүрә торып алкышлады. Аның урынына яңа директор – Тауасты Байлар авылында туып үскән Илнур Гайниевны тамашачыларга тәкъдим итте.

Гөлчәчәк Габдрахманова, район мәдәният сарае директоры:

-Без театр коллективы һәм район мәдәният бүлеге кулга-кул тотынып эшлибез. Роберт Шәйхел улы – районда милләтебезне, телебезне саклауга зур өлеш керткән җитәкчеләрнең берсе. Киләчәктә дә мәдәният хезмәткәрләренә һәм театрга киңәшләрегез белән булышырсыз, ә театрның яңа директоры Роберт Шәйхел улының эшен уңышлы дәвам итәр дип ышанабыз.

Роберт Шәймарданов:

-Мин озак еллар эшләгәннән соң лаеклы ялга китәм. Минем урынга белемле яшь кадр килә. Ул үзебезнең район егете, аны яшьтән үк беләм. Шуңа күрә мин моның өчен бик нык сөендем. Ул Казан шәһәрендә һәм Лаеш районында эшләп тәҗрибә туплады.

Яңа директор Илнур Гайниев Роберт Шәймардановның эшен дәвам итәргә ант бирде.

Театрның баш реҗиссеры Дамир Самерханов:

- Минзәлә тамашачысы безнең спектакльләрне көтеп ала, премьераларга килә. Быел 85нче сезонны ачабыз. Театр яратучыларны, тамашачыларны сезон ачылуы белән тәбриклим. Яңа сезондагы премьералар тамашачыларга охшар дип өметләнәбез.

Соңыннан сүз артистларның үзләренә бирелде. Иҗат сезонының уен-көлкегә, җыр-моңга бай беренче премьерасы – “Казан сөлгесе” спектаклен карадык. Бу спектакль классик әсәр, бөтенләй яңача, яңа алымнар белән куелды.

Яңа директор Илнур Гайниев узган сезонга нәтиҗә ясады, артистларны төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр. Номинантларга махсус премияләр тапшырды.

Театрга быел да өстәмә көчләр килде, коллективта яңа артистлар пәйда булды. Чулпан Бәдеретдинова һәм Руслан Әхмәтов, Камилә Әлмөхәммәтова белән Владислав Поджидаевка артист һөнәренең иң кирәкле атрибуты-грим тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев