Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә укучыларыннан берәү дә 100 баллны җыя алмаган

Быел 124 мәктәп укучысы имтихан тапшырды. Мәҗбүри булмаган фәннәрдән укучылар җәмгыять белемен, физика, химия һәм биологияне сайладылар, ә әдәбият һәм география фәнен сайлаучылар санаулы гына. Бердәм дәүләт имтиханнарының якынча нәтиҗәләре ничек булган соң? Математикадан минималь саналган 20 баллны 99,2% укучы җыйган. 2014 елда чыгарылыш укучылары җыйган уртача балл 52,3 баллны...

Быел 124 мәктәп укучысы имтихан тапшырды. Мәҗбүри булмаган фәннәрдән укучылар җәмгыять белемен, физика, химия һәм биологияне сайладылар, ә әдәбият һәм география фәнен сайлаучылар санаулы гына. Бердәм дәүләт имтиханнарының якынча нәтиҗәләре ничек булган соң?

Математикадан минималь саналган 20 баллны 99,2% укучы җыйган. 2014 елда чыгарылыш укучылары җыйган уртача балл 52,3 баллны тәшкил итте. Математика буенча максималь балл - 80 балл булган, аны 1 нче һәм 2 нче мәктәп укучылары җыйган. Бер чыгарылыш укучысы математикадан минималь баллны (порог) җыя алмаган. Мәҗбүри саналган фәннәр буенча максималь булган 100 баллны беркем дә тутыра алмаган.

Рус теле буенча булган минималь баллны (порог) - 24 балл - барлык укучылар да җыйган. 3 нче һәм Матвеевка мәктәбеннән ике укучы максималь 98 баллны туплый алганнар. Район буенча уртача балл - 62,5. Иң яхшы күрсәткечләр Матвеевка, Калтак, 1 нче, Урыс һәм 3 нче мәктәпләрдә. Иң минималь балл - кадет мәктәп-интернатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев