Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә урманчылыгы карамагында 70 мең гектардан артыграк урманнар бар

Бүген урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Урман ресурсларыннан рациональ файдалануга, аларны торгызуга һәм ишәйтүгә үзләренең хезмәтләре белән өлеш кертүчеләр бәйрәме ул. Урман үстерү - зур чыгымнар таләп итә торган һәм бик авыр хезмәт. Моның өчен иң беренче адым - агачның орлыкларын җыю, яшь үсентеләр (чәчкеннәр) үстереп, аларны тиешле вакытларда җиргә...

Бүген урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Урман ресурсларыннан рациональ файдалануга, аларны торгызуга һәм ишәйтүгә үзләренең хезмәтләре белән өлеш кертүчеләр бәйрәме ул.

Урман үстерү - зур чыгымнар таләп итә торган һәм бик авыр хезмәт. Моның өчен иң беренче адым - агачның орлыкларын җыю, яшь үсентеләр (чәчкеннәр) үстереп, аларны тиешле вакытларда җиргә утырту. Яшь үсентеләр әзерләү өчен махсус урман питомниклары булдырылган. "Минзәлә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе дүрт административ район: Минзәлә, Актаныш, Мөслим һәм Тукай районнары территориясендә урнашкан. Ул 71,9 мең гектар мәйданны били һәм алты участок урманчылыгыннан тора. Минзәлә урманчылыгында 35 кеше хезмәт куя. Коллективны урман эшенең бөтен нечкәлекләрен белүче Мирзанур Мингазов җитәкли, ә урынбасары - Марсель Ханнанов. Урманчылыкларның төп бурычы - дәүләт урман контроле һәм күзәтчелеге. Агач үсентеләрен саклау һәм кабат җитештерү буенча комплекслы урман хуҗалыгы эшләрен башкару максатыннан "Мензелялес" дәүләт бюджет учреждениесе оештырылган, биредә директор вазыйфаларын Илшат Галиев башкара, аның урынбасары - Марат Мингазов.

Урманчылар язга чыккач та алдагы елларда утыртылган агач үсентеләрен тәрбияләүгә керешәләр. Яфраклы агачлар ылыслыларга караганда тизрәк үсәләр, шуңа күрә алар яшь үсентеләргә үсеп китәргә комачаулык итмәсеннәр өчен саклык чаралары күрергә туры килә. Агач утырту эшләре тәмамлангач, узган ел утыртылганнары күздән кичерелә, корыганнары урынына яңалары утыртыла. Урманчылар гомуми мәйданы 350 гектарны биләүче культуралы агачларны тәрбияләү эшләрен көзгә кадәр дәвам итәләр.

Җәй җиттеме, янгын чыгу ихтималы да көчәя. Бу чорга урманчылар бик җентекләп әзерләнәләр: «Урманны уттан саклыйк!», «Урманда учак кабызмагыз», «Табигатьне саклагыз!» кебек мәгълүмат бирүче һәм кисәтү характерындагы төрле аншлаглар, витриналар урнаштыралар. Урманчылык территориясендә быел 6 аншлаг урнаштырылган һәм шул кадәр үк ял итү урыннары җиһазланган.

Җәй буена минераллаштырылган полосалар ясау һәм аларны карау эшләре алып барыла. Алар янгыннан саклау ролен үтиләр һәм басуларны урман массивларыннан аерып торалар.

Урманчылар көне уңаеннан әңгәмә корганда "Быел 30 километрда шундый полосалар ясалды, мондый полосаларның озынлыгы 319 километрга сузылган, алар һәрвакыт күздән кичереп торыла. Урманчыларыбыз урман янгыннарына каршы юллар төзелеше һәм ремонты белән дә шөгыльләнәләр. Җәйге чорда 5 километр урман юллары ремонтланды", диде "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Мирзанур Мингазов һәм сүзен урманнарны саклау турында дәвам итте:

-Һәр елны 228 гектарда санитар-сәламәтләндерү чаралары (санитар кисү) башкарыла. Урманчылык буенча урман хәзерләүнең заманча ысуллары да файдаланыла, бу эшләр Финляндиядә эшләнгән югары технология ия булган машиналар - харвестерлар һәм форвадерлар белән башкарыла. Урманчылыкларга ел саен яңа автотехника кайтарыла, 2 нче типтагы янгын-химик станция оештырылган. Урманчылык территориясендә икенче ел зур янгыннарга юл куелмый. Урманнарны яратучы һәм табигатебез турында кайгыртучанлык күрсәтүче кешеләрнең көндәлек хезмәте кермәсә, боларга ирешелмәс иде.

Юртау участогыннан Зиннур Сираев, Актаныш участогыннан Әгъзәп Әхмәтгалиев, Калинин участогыннан Ильяс Хәммәтуллин кебек тәҗрибәле урманчыларның урманнарны саклауга һәм яклауга, урман фондын арттыруга зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте урманчылык җитәкчесе.

-Минзәлә урманчылыгында тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән коллективның ихтирамын яулаган мондый кешеләр элек тә булган. Сугыш ветераннары Миннехәмәт Мингазов, Тимофей Туксин, Миргаләү Мингазов, Миңнегәрәй Сәлимов, Хаҗәр Имаметдинова, Мөхәлия Мингазова, Нуриҗамал Бариева, Фаягөл Ибраһимова, Сәлимә Артемьева, Нина Казанцева - шундыйлардан. Атказанган урман үстерүчеләр, хезмәт ветераннары Әбүзәр Гаянов, Василий Кульков, Анатолий Гущин, Марсель Гилаевның да урманчылыктагы хезмәтләре бик зур. 1986-1998 елларда коллективны ТРның атказанган урманчысы Анатолий Гущин җитәкләсә, аңа кадәр И.Солтанов, М.Вәлиәхмәтов, Озерский, Ботвиньев, Тихонов, Фәтхуллин, П.Гилясов, Әнфәс Хәкимов, аннан соң Мирас Сахаухов, Феликс Солтанов җитәкчелек итә, - диде урманчылык җитәкчесе.

Сан

Урман үстерүчеләрнең көче белән агымдагы елда 153 гектар мәйданда агач утыртылган, 200 гектар мәйдан агачлар белән тулыландырылган. Өч муниципаль район территориясендә 30 гектар мәйданда чокырлар тирәли агач утырту эшләре башкарылган. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре саклануын тикшерү буенча агымдагы елда 18 рейд үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев