Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә урманчылары фермерларга агачны беренче чиратта сата башлаячак

Минзәлә урман фонды карамагында 71918 гектар урман исәпләнә. Коллектив урманны тәрбияләү, кисү бурычларын тулы күләмдә үти, урманнарны тергезү, саклау чаралары үткәрә.

Урмачылар коллективы җыелышында катнашкан район башлыгы Айдар Салахов урманчылыкның Минзәләдә урнашуы минзәләлеләр өчен эш урыны буларак файдалы диде. Бу сфера да эшчәнлекне тагы да яхшыртырга мөмкинлек җитәрлек, җитештергән продукцияне сатарга, куярга урын барлыгын билгеләп үтте. Районыбыз хуҗалыкларына, КФХларга агач материалы кирәк. Кече һәм урта бизнес өчен дә сездә мөмкинлек булса да авыл халкы да агач материалын чит җирләрдән килүче эшмәкәрләрдән сатып ала. Урманнарыбыздан җәй көне төрле җиләкләр,юкә чәчәге, мәтрүшкә, дару үләннәре, миннек әзерләп сату сезнең кулдан килә торган эш. Һәр гаиләгә елга мунча керү өчен 100 миннек кирәк, аның берсен 100 сумнан сатканда гына да 10мең сум акча керә дигән сүз. Якында гына Чаллы шәһәре бар, аларга да алып барып сатып була. Бу тармак минзәләлеләр өчен бик кирәк.

 Коллектив табигать байлыгын саклауда бүленеп бирелгән участокларда  дөрес файдалануны контрольдә тотуда, янгынга каршы куркынычсызлык чараларын тәэмин итүдә намуслы хезмәт күрсәтә. Янгын таралу мөмкинлеген булдырмый калу максатында 30 чакрым урман массивлары тирәли сөреп чыгылган, 320 километры яңартылган, профилактик контроль яндыру  30 гектарда башкарылган. Узган хуҗалык елында урман янгыннары күзәтелмәгән. Урманнарда көндәлек патрульлек итү янгын куркынычсызлыгын кисәтә.   Урманнарда 46 тапкыр урман законнарын бозу очрагы теркәлгән, барлыгы 174740 сум күләмендә урман хуҗалыгына зыян килгән.   Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылып, алардан 41901 сум күләмендәге зыян ирекле төстә түләтелгән. Тармакның өстенлекле бурычларының берсе-урманнарны тергезү. Минзәлә урманчылыгында кар саклагыч полосалары утыртылмаган юллар бик сирәк.

Ел саен урманчылар питомникка утырту өчен төрле-төрле агач орлыклары әзерли. 2018 елда 77-ылыслы һәм 450 килосы  яфраклы агач орлыклары әзерләнгән булса, ә узган ел 40 килограмм ылыслы, 250 килограмм каен, имән-420 килограмм җыелган. Урманчылыкта 31,3 гектарны биләгән 5 питомник бар.  Урман хезмәткәрләре эшчәнлегендә агач корткычларына каршы көрәш алып бару өчен лесопатологик тикшерү  үткәрү дә мөһим юнәлеш булып тора. Визуаль күзәтүләр алымы белән бу тикшерү ике мең гектарда башкарылган.

Урманчыларның профсоюз җыелышында 2019 елга йомгаклау һәм 2020 елга бурычлар, 2020 елга коллектив килешүләрнең срогын озайту эшендә “Минзәлә урманчылыгы” дәүләт бюдҗет учреҗдениесе  җитәкчесе Илнар Ахметгалиев чыгышында   6 участокта  45 кеше хезмәт куюы, аларга барлыгы 14 миллион 355 мең сум хезмәт хакы түләнүен әйтте.  2019 елда урманчыларның айлык уртача хезмәт хакы 20456 сум тәшкил иткән. Дәүләт тарафыннан җиткерелгән планнар 72 процентка үтәлгән.  Минзәлә урман хуҗалыгы балансында 40 берәмлек техника исәптә тора, шуның өчесе урман хәзерләү комплексы Амкадор(Харвестор+Форвадер) һәм бер берәмлек Амкадор төягеч. Урман хуҗалыгы министрлыгы Минзәлә урмансылыгына 2019 елда янгын сүндерү цистернасы, урман посадкасы утырту өчен АЛП-1 агрегаты,модернизацияләнгән буразналы урман культиваторы алып биргән. Техникаларның барысы да тулы күәттә кулланыла. Җитештерелгән агач материаллары” Кастамону интегрейд вуд индастри” ҖЧҖ һәм Яшел үзән фанер җитештерү заводына озатыла.  Бу фирмага 23 мең кубометр агач материалы хәзерләнеп җибәрелергә тиеш булган булса , шуның 17 меңе генә җибәрелгән, бу планга карата 74 процент кына булган. Халык куллануы өчен 253 кубометр такталар әзерләнгән,930 берәмлек чыршы сатылган, кар тоту шитлары 200 берәмлек эшләп сатылган, 1000 берәмлек мунча миннеге хәзерләнгән. Җыелышта катнашкан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров  урман хуҗалыгының эшендә резервлар җитәрлек, биредә көчле коллектив тупланган, кадрлар бар, эшләрен канәгатьләнерлек дип бәяләде. Урманчылыкта эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә караганда  кимрәк, бу өлкәдә уйланырга җирлек бар. Моны президентыбыз белә,алдагы өч елда урманчыларның эш хакы уртача 34 мең сумга җиткерү күздә тотыла. Киләчәктә урман эшләнмәләренең бер-ике юнәлешен алып эшли башлау зарури.  Урман кырыйларына чүп алып барып түгүчеләргә каршы көрәшергә кирәк, моның өчен фото тозак кую комачау итмәс иде. Инспекторлар аучылык хуҗалыгы белән килешенеп эшләсеннәр.Һәр урманчылыкта контроль күзәтү органы бар, киләчәктә урманчылыкларны өстән күзәтү өчен махсус җайланмалар да сатып алу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев