Минзәлә урманчылыгында яңа җитәкче
Илнар Әхмәтгалиев агымдагы елның 17 апреленнән “Минзәлә урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-урманчысы итеп билгеләнде. Бу хакта шәһәр оешмалары җитәкчеләре катнашында үткән бүгенге киңәшмә вакытында район башлыгы Айдар Салахов әйтте. Ул яңа җитәкченең эшендә уңышлар теләде.
Ә моңа кадәр эшләгән Айдар Гайфуллин Казанга эшкә күчте. Ул хәзер “Урманны янгыннан саклау үзәге” ГБУ җитәкчесе.
Безнең өстәмә
Илнар Әгъзап улы 1989 елгы. Тумышы белән Актаныш районының Яңа Әлем авылыннан. Югары белемле. Башта Лубянск урман хуҗалыгы-техникумын тәмамлап техник белгечлеге, аннары Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, инженер белгечлеге ала.
Хезмәт юлын 2010 елда Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгында урман мастеры булып башлый. 2016 елдан башлап хәзергә кадәр Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев