Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә водозаборын капремонтлауның икенче этабы бара

Водозаборны капремонтлауның икенче этабында 70 млн сумлык эшләр башкару планлаштырылган.

(Минзәлә, 22 октябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Минзәлә водозаборында подрядчы оешма җитәкчелеге катнашында киңәшмә үткәрде, тиешле бурычлар куйды.
Киңәшмә барышында подрядчы оешма – “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы җитәкчесе Олег Ильин водозаборда барган капиталь ремонт барышы белән таныштырды.
Хәзерге вакытта бинаның тышкы ягындагы су белән тәэмин итүче торбаларны монтажлау дәвам итә. Моның өчен технологик торбаүткәргечләр файдаланыла. Насос станциясе җиһазларын монтажлау бара. Водозабор бинасының эчке һәм тышкы ягындагы электр җиһазлары, яктырткычлар, электр кабельләре яңага алыштырыла.
Киңәшмә барышында Камил Римович җәйге чорда шәһәрдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең су басымының түбән булуына зарлануларын искә төшерде.
–Җәйге чорда ике көн шулай булды. Насос станциясе урнаштырылганда булды ул, шул чорда суның басымы кимеп алды. Эчә торган су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаячак хәзер, – диде моңа җавап итеп “Коммуналь челтәрләр” АҖнең суүткәргеч-канализация хуҗалыгы начальнигы Рәшит Шайсуваров.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев подрядчы оешмага водозаборны капремонтлауның икенче этабын ноябрьгә төгәлләргә йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев