Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә яр буенда бәке изгеләндерелде

19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

Минзәләдә су коену өчен изгеләндерелгән иордань Минзәлә елгасы яр буенда ясалды.

Бәкене иртәнге сәгать 7дә Никольский соборы иерее Роман Храмутичев изгеләндерде.

- Дуслар, хөрмәтле дин кардәшләр, сезне Хач ману белән котлыйм. Бу православие динендәгеләр өчен зур бәйрәм. Бәйрәмнең нигезе-Ходайның үз-үзен күрсәтүе, шуңа күрә бәйрәм әле Богоявление дип тә атала. Бу көнне дә без традиция буенча храмнарда суны изгеләндерәбез. Суда коену-ул халык традициясе. Барыгыздан да үз сәламәтлегегезгә җаваплы каравыгызны сорыйм, әгәр коенырга кирәкми икән, дип саныйсыз икән, коенмагыз. Әгәр сәламәтлек өч тапкыр су коенырга мөмкинлек бирсә, Ходай ярдәм итсен! , - дип билгеләп үтте, православие динендәгеләрне котлап, Роман Храмутичев.

- Минзәлә районында коену урыннары өч урында оештырылган-бу яр буе, Рус. Мөшеге, Коноваловка авылы, - дип хәбәр итте Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев. - Чараны оештыру барлык таләпләр буенча башкарылган, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хастаханә постлары урнаштырылган. Су коену урыннарында авыл җирлекләре чәй өстәлләре әзерләделәр.

Эльмира Алкина бәкегә беренче булып чумды:

- Су коена башлауга, авырудан туктадым. Барысы да әйбәт. Су җылы, дип уртаклашты ул үзенең хис-кичерешләре белән.

Икенче  булып бәкегә Андрей Муринов, ә аннары «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тренеры Антон Лаврентьев керде.

- Минем беренче генә коенуым түгел. Йөгерү белән профессиональ шөгыльләнгәндә, ике тапкыр су коенырга туры килде. Ә аннары инде 5 ел суга чумган булмады. Суыкта чумуы рәхәт, куркыныч түгел, организмда адреналин да барлыкка килә бит, - дип билгеләп үтте танылган спортчы.

Купель янында ҮРХнең кичектергесез ярдәм фельдшеры Анастасия Докукина һәм «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ 15 нче ФПС отряды " ФДКУнең 122 ПСЧ бүлеге командиры Гөлүс Әбүбәкеров, шулай ук эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизү торалар.

Төшке ашка кадәр коймак белән чәй эчерүне Иске Маҗын авыл җирлеге хезмәткәрләре (башлыгы Эльверт Шәймәрданов) тарафыннан оештырыла, төштән соң аларны Воровский авыл җирлеге (башлыгы-Сергей Юдин) вәкилләре алыштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев