Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә кадрлар алышыну дәвам итә

Илсур Ирек улы Минибаев Балалар иҗат йорты директоры итеп билгеләнде.

Моңа кадәр әлеге иҗат йортын җитәкләгән Радик Хафизов шәһәрнең беренче урта мәктәбендә укытучы булып эшләячәк.

Илсур Минибаев 1988 елның 15 мартында Минзәлә шәһәрендә туган. Минзәлә педагогия көллиятендә укып, технология укытучысы белгечлеге ала, аннары Кама дәүләт физик культура институтын тәмамлый, физик культура һәм спорт белгечлеге ала.

Безнең өстәмә

Илсур Ирек улы хезмәт юлын 2006 елда коррекция-интернат мәктәбендә тәрбияче булып башлый. Аннары физкультура укытучысы итеп күчерелә. 2008-2009 елларда хәрби хезмәттә була.Аннан кайткач, хезмәт юлын шушы мәктәптә дәвам итә. 2009 елда өлкән тәрбияче итеп күчерелә. 2011-2014 елларда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. 2014-2015 елларда физкультура укыта. Аннары кабаттан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X