Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә 100-нче бала туды

    Сентябрь аенда безнең районда ел башыннан бирле йөзенче бала туган. Рөстәм исемле малайны теркәү тантаналы шартларда узды. Минзәлә районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге зур шатлык белән - Ольга Сергеевна һәм Илдар Рәүф улы Газетдиновлар гаиләсен котлады һәм аларга туу турында таныклык тапшырды. Улы Рөстәм-бу гаиләдә дүртенче бала.

    Бала туу-һәр гаилә тормышында иң якты һәм истә калырлык вакыйга. Бу олы бәхет һәм зур җаваплылык, бу язмыш бүләге. Сабыйның дөньяга килүе хатын-кызга тормышта шатлык, иң мөһиме-ана булу бәхете бирә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: