Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә 18 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Минзәләдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән 18 фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды.

(Минзәлә, 29 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Шәһәрнең иң престижлы микрорайонында – Изыскательләр урамындагы  3/1А адресы буенча урнашкан әлеге яңа йортта социаль ипотека һәм аренда торак программаларында катнашучылар яшәячәк.

Йортның техник заказчысы – «Главинвестстрой РТ» дәүләт казна учреждениесе, подрядчы – «ДорСтрой» җәмгыяте.

Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, шулай ук индивидуаль җылытуның ике контурлы газ казаннары белән җиһазландырылган.

“Әлеге йорт дәүләт программасы кысаларында төзелде. Мондый программаларның районыбызда тормышка ашырылуы өчен без ТР Хөкүмәтенә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Йортлар төзелеше дәвам итәчәк, чираттагысы 27 фатирлы йорт төзеләчәк. Быел тагын бер яңа программа – “Безнең ишегалды” программасы тормышка ашырылуы да яшәүчеләргә уңайлыклар тудырыр дип ышанабыз. Безнең бурычыбыз – вакытында проектлар төзү”, диде Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов яңа йортта яшәүчеләргә ачкычлар тапшырганда.

Әлеге күпкатлы йортны төзүдә катнашкан төзүчеләр “ДорСтрой”оешмасыннан мастер  Александр Сидоров, эретеп ябыштыручы Максим Калашниковка тырыш хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Россиядә 12 милли проект тормышка ашырыла. Республикабызда тормышка ашырылучы программаларда актив катнашугызны телим..Өч елга исәпләнгән “Безнең ишегалды” программасына да күп средстволар бүлеп биреләчәк. Шуңа күрә сездән дә тәкъдимнәр, фикерләр көтәбез.Яңа еллар уңышлы булсын”, диде тантанада чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев.

“Безнең бурычыбыз – район җитәкчелегенә минзәләлеләрнең хәл итәсе мәсьәләләрен башкарып чыгуда булышу, теләктәшлек итү. Бүгенге  тантаналы вакыйга – ул сайлау алды кампаниясе чорында халык белән очрашуларда без вәгъдә иткән программаларның реаль чынга ашуы. Киләчәктә дә шулай булсын”, диде тантанада катнашучыларга ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин.

Яңа йорттан фатирларның җидесе социаль ипотека программасы, җидесе  аренда килешүе буенча район үзәк хастаханәсенә һәм театрга, дүртесе ятим балаларга бирелде. Ятимнәргә ачкычлар белән бергә район башлыгының бүләкләре дә тапшырылды.

 “Кадрлар барысын да хәл итә, дигән гыйбарә ул бүген дә актуаль.Без бүген сөенеп театрыбызның өч артистына фатир алабыз, шуларның икесе гаиләле. Теләкләребезне тормышка ашырган өчен барыгызга да зур рәхмәт. Яшь кадрларыбызга матур, җылы фатирларда  рәхәтләнеп яшәргә язсын”, дип рәхмәтен белдерде театр директоры Роберт Шәймәрданов.

Лилия Салахова:

– Мин ятим буларак фатир алуга чиратта тордым. Кулыбызга ачкыч алгач без ирем Салават белән бик шатландык. Безнең гаиләбез зур, өч бала үстерәбез. Бөтен уңайлыклар тудырылган. Төзүчеләргә, район һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәтле. Фатирның кадерен белеп, матур итеп яшәргә генә кирәк.

Илдар Халиков:

–Мин  үзем Түбән Кама районыннан, Минзәлә театрына бер ел элек кенә эшкә килдем. Гаиләле. Фатир ачкычын кулыма алуга ук хатыным Алиягә шалтыраттым, ул сессиядә әле. Театрыбыздан  шулай ук Ильяс һәм Зилия Закировлар гаиләсенә, Индира Гайфуллинага да фатир бирелде. Шушындый фатир алуыбызга бигрәк тә театрыбыз директоры Роберт Шәйхел улына рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Бик канәгать барыбыз да, зур, матур, җылы, бөтен уңайлыклар тудырылган. Фатир турында борчуларыбыз бетте, тырышып иҗат итәсе генә кала.

Дамира Сабитова:

–Мин үзем район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер. Безнең хәзер торган фатирыбызда торак мәйданы гаиләнең кешеләр санына бүлгәч, нормадан ким иде. Шуңа торак мәйданын зурайту өчен социаль ипотека программасы буенча чиратка баскан идек. Ике бүлмәле фатир алдык. Безгә бик ошый, бөтен шартлар тудырылган. Хәтта интернет та үткәрелгән. Сөенечен күреп яшәргә язсын барыбызга да.

Безнең өстәмә

Агымдагы елда Дәүләт Торак Фондына 25 ел тула. Бу вакыт эчендә 170141 фатир төзелгән. Чагыштыру өчен, бу Яшел Үзән районында яшәүче һәр кешене үз фатирлары белән тәэмин итү өчен җитәр иде. Шуларның 48 576 фатиры – 2 671,7 мең кв. м мәйданы– гражданнарны тузган торактан күчерү программасы кысаларында бушлай һәм социаль ипотека программасы кысаларында ташламалы шартлар буенча гомуми мәйданы 7 617,4 мең кв.м булган 121656 фатир бирелде.

Минзәлә районында 2005 елдан башлап социаль ипотека программасы кысаларында 308дән артык гаилә яңа йортлы һәм фатирлы булды.

 

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев