Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә аграрийларга корылык шартларында эшләү технологиясен аңлаттылар

Бүген Минзәлә районының "Заиковский" хуҗалыгында корылык шартларында игенчелектә стабиль уңыш алу технологияләрен өйрәтүгә багышланган районара семинар үтте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Семинар эшендә Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Районнардан килгән авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә, эре хуҗалык җитәкчеләренә көз көне туфрак эшкәртүдә, уҗымнарны карауда, орлык әзерләүдә яңа технологияләрне төшендерүдә теория һәм практик өлешне министр урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды. Семинарга килгән техника җитештерүчеләр белән министр урынбасары Рафаэль Фәттахов таныштырды. Төрле тагылма кораллар белән җиһазланган агрегатларның эшчәнлегенә басуда ук анализ ясалды. Семинарда туфракны тирән эшкәртеп кенә язгы дымны саклап калу мөмкинлеге артуына басым ясалды. Быелгы бөртектән киләсе елда стабиль алу өчен үсү стимуляторы булган препаратларны алдан әзерләп һәм нәтиҗәле кулланырга кирәклеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев