Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә авыл хезмәтчәннәрен зурладылар

Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында район авыл хуҗалыгы алдынгылары слёты узды. Анда 2014 ел дәвамында авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куйган хезмәткәрләр, белгечләр, хуҗалык һәм агрофирма җитәкчеләре, ветераннар, дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде. Район башлыгы Айдар Салахов: -Барыбыз да тырышып, иңгә-иң куеп эшләдек. Нәтиҗәләребез дә начар...

Бүген С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында район авыл хуҗалыгы алдынгылары слёты узды. Анда 2014 ел дәвамында авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куйган хезмәткәрләр, белгечләр, хуҗалык һәм агрофирма җитәкчеләре, ветераннар, дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде.

Район башлыгы Айдар Салахов:

-Барыбыз да тырышып, иңгә-иң куеп эшләдек. Нәтиҗәләребез дә начар түгел: 100 мең тонна бөртекле ашлык суктырдык быел. Шулай да терлекчелек буенча алга таба нәтиҗәләрне яхшырту өстендә эшлисе бар әле. Барыгызга да рәхмәт, киләсе елда да яхшы күрсәткечләрдән тайпылмасбыз дип уйлыйм, - диде.

Соңыннан тырыш хезмәткәрләр "Алдынгы җитәкче", "Авыл хуҗалыгы алдынгылары", "Кыр алдынгылары", "Алдынгы терлекчеләр" һәм "Алдынгы белгечләр" номинацияләрендә бүләкләнеп, район башлыгының рәхмәт хатын һәм акчалата премия алдылар.

Алдынгылар слёты башланыр алдыннан район башлыгы Айдар Салахов белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов "Мензелинские зори" агрофирмасына караган "Калинин" хуҗалыгы Наратлы Кичү авылындагы 80 баш сыер һәм яшь бозауларга исәпләнгән реконструкцияләнгән ферманы карадылар, Тулбай авылында Илгиз Загиевның мал сую цехын ачу тантанасында катнаштылар. Слётта исә "Татпотребсоюз" рәисе Мәхмүт Фәттахов ерак араларга ит ташу өчен Илгиз Загиевка "Газель" машинасы ачкычы тапшырды.

Алдынгыларны котларга чыккан министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов "Авыл хуҗалыгы тармагында Минзәлә куллана торган технологияләрнең үз "изюминкасы" бар дип белдерде, Яр Чаллы икмәк продкутлары комбинаты директоры Алмаз Шәрипов исә: "Җирдә эшләргә кирәк, җир эшләгәнне ярата" дип алга таба да шундый яхшы темпларда тырыш хезмәт куярга чакырды.

Алдынгылар слёты театраль күренешләр, җыр-бию белән үрелеп барып, бик матур бәйрәмгә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев