Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә баш табиб үзе «кызыл зонада» эшли..

Хәзерге вакытта госпитальдә 20 пациент, барысы да авыр хәлдә. Алар арасында минзәләлеләр дә, актанышлылар да бар.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Минзәлә район үзәк хастаханәсенең «кызыл зона» сында 8 шәфкать туташы һәм 4 табиб, шул исәптән баш табиб Наил Мөбәрәкшин эшли,.

Наил Мөбәрәкшин, Минзәлә район үзәк хастаханәсенең баш табибы:

- ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Минзәлә район үзәк хастаханәсендә пневмония һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалау өчен вакытлыча йогышлы авырулар бүлеген – госпитальне ачу турында боерыгы агымдагы елның 30 октябрендә чыкты. Госпитальне җәелдерүгә нибары ике тәүлек бүлеп бирделәр, без барысына да өлгердек һәм 30 октябрьдә үк беренче пациентларны кабул иттек. Бу үтә дә җаваплы приказны үтәүдә актив хезмәттәшлек иткән район хакимиятенә. Эшмәкәрләргә тагын бер кат рәхмәт җиткерәм. Госпитальдә ИВЛ аппаратлары җитәрлек, кислород белән һәр койка тәэмин ителгән.

Баш табиб сүзләренә караганда, бүгенгә пневмония диагнозы – 23, ОРВИ -80гә якын авыруга куелган.

Безнең өстәмә. ТР оператив штабы мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә районда  коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән.  Республика буенча саннар – 83 очрак. Шуларның 3 Яр Чаллыга, тагын 3 се – Түбән Кама шәһәренә туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев