Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучы көне тантаналы шартларда узды

Бүген, 15 октябрь, Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көнне “Ялкын” яшьләр үзәгендә бәйрәм чарасы узды. 

 

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”) 
Әлеге тантананың мөһим кунаклары – көзге чакырылышта Минзәләдән армия сафларына китәргә әзер торган 31 ир-егете булды. Бүген аларның бәйрәме. Егетләр хөрмәтенә бу көнне район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераны, дин әһелләре, ата-аналар тарафыннан хәер-фатиха сүзләре күп әйтелде, теләкләр теләнде, район хакимияте әзерләгән бүләкләр бирелде. Сәхнә түреннән булачак солдатлар игътибарына җыр-бию номерлары күрсәтелде. 
Тантаналы чара тәмамлангач, якын көннәрдә армия сафларына алынучы егетләргә повесткалар таратылды. 1 октябрьдә башланган көзге чакырылыш 31 декабрьга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев