Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә бәйрәм ярминкәсе була

6 мартта, сәгать иртәнге 8 дән шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм сәүдәсе була.

Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта азык-төлек һәм башкасын тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә ит, сөт, балык, бал продукцияләре, төрле яшелчә һәм башка төрле товарлар сату күздә тотыла. Бәйрәм табынының муллыгы турында хәстәрлек күрергә онытмагыз, дуслар! Ярминкәгә үзегезгә кирәкле булган товарлар, авыл хуҗалыгы продукцияләре-катнаш азык, бодай, арпа, солы һәм башкасы буенча заявкаларны 3-16-03 телефоны аша бирергә була.
Бу көнне ярминкәгә килүчеләр шашлык, пилмән белән сыйланып, коймак белән кайнар чәйдән дә авыз итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев