Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә чаңгы-роллер трассасы тиздән әзер булачак

Ленин исемендәге паркта чаңгы-роллер трассасына асфальт салынды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Ленин исемендәге паркта булучылар бу атнада тагын бер зур яңалыкка игътибар иттеләр.
Велосипедта элдерүче балалар саны бермә-бер артты. Сәбәбе бик гади, аларга агачлар арасында яңа салынган асфальт юлдан йөрү мөмкинлеге туды.
Дөресрәге, бу трасса дип атала. Анда җәен чаңгычылар роллерларда тренировка ясау гына түгел, ярыша да алачаклар. Кышын, исә, ул чаңгы трассасына әйләнәчәк.
Антон Лаврентьев, чаңгы буенча тренер:
-Мин юлчыларга бик рәхмәтле. Алар трассаны без теләгәнчә ясадылар, хәтта асфальтның составы да шундый юллар өчен.
Тиздән трассага разметка ясалачак.Анда уклар ярдәмендә хәрәкәт юнәлеше күрсәтеләчәк.Великларда, электросамокатларда йөрүчеләр сак булсыннар иде.Зур тизлектә йөрмәскә, хәрәкәт юнәлеше сөт заводы яныннан башлана.Трасса бер якка юнәлешле, шуңа йөргәндә каршы якка юлны кисеп чыкмасыннар иде.

Антон һәм шәкертләре бу арада Бөгелмәдә тренировка җыеннарында булачак. Кайткач, җаен табып, роллерларда ярыш та үткәрерләр, бәлки. Миңа калса, бөтен куркынычсызлык таләпләрен( каска, тез- терсәкне саклагычлар)саклаганда, төрле яшьтәге велик хуҗалары арасында да ярыш оештырып буладыр.
Мотоциклларда йөрергә теләүчеләрнең исенә төшерәбез, ярамый!! Ярамыйга- карамый принцибы белән яшәүче башбаштакларны видео аша ачыклап булачак!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев