Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә чүлмәкче һөнәре яңара

Балалар иҗат йорты педагогы Ольга Гыйләҗетдинова “Татнефть” уздырган хәйрия грантлары конкурсына “Камиллеккә чикләр юк” проектын тәкъдим итә һәм җиңү яулый.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Проектның максаты халык һөнәрләрен торгызу һәм үстерү, традицион чүлмәкче һөнәрен дәвам итү, иҗади эшчәнлек алып бару. Грант акчаларына муфельле мич һәм ике чүлмәкче боҗрасы сатып алган.

Хәйрия проекты кысаларында Ольга Анатольевна иҗат йортына йөрүче балалар, сәламәтлекләрендә чикләүләр булган балалар белән балчыктан төрле эшләнмәләр ясау буенча дәресләр, мастер-класслар үткәрә.

Ольга Гыйләҗетдинова, проект авторы:

–Балалар балчыктан төрле эшләнмәләр ясау, чүлмәк ясау процессы белән кызыксына, яратып шөгыльләнәләр. Чүлмәкче һөнәре – әле шәхсән минем өчен яңа һөнәр. Үземә күп нәрсәгә төшенергә, өйрәнергә кирәк. Әвәләп эшләнмәләр ясау өчен сыйфатлы балчык кирәк, андый табигый балчык Минзәлә районында юк. Без аны Мәскәү өлкәсеннән сатып алабыз. Шулай ук чүлмәкче боҗралар да күбрәк булса – берьюлы күбрәк балалар шөгыльләнер иде. Әлеге безнең башлангычны хуплап, безгә матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бик яхшы булыр иде.

 

Ольга Анатольевна белән тулырак әңгәмәне “Минзәлә” район газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев