Минзәләдә COVID-19ның яңа очраклары юк
Республикада соңгы тәүлектә 39 очрак теркәлгән.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") ТР коронавируска каршы көрәш буенча оперштабы мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә бу авыруның яңа очраклары Минзәлә районында ачыкланмаган.
Татарстан буенча ачыкланган 39 очракның 6сы - Минзәлә районы белән янәшә урнашкан Яр Чаллыга, 1 очрак - Сарман районына туры килә.
Соңгы тәүлектә коронавирустан 26 татарстанлы терелде. Тагын 1146 кеше - дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев