Минзәләдә дин тотучылар Казандагы фаҗига корбаннары рухларына багышлап дога кылалар
Мәчеттә фаҗигале рәвештә һәлак булганнар рухына багышлап догалар укылды, ә Никольский соборында панихида узды
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Кичә кич быелгы Рамазан аеның соңгы тәравих намазыннан соң, Минзәлә шәһәре мәчетендә мөселманнар Казандагы фаҗига корбаннарының рухына багышлап дога кылдылар. Бу хакта район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр итте.
Ә Никольский соборында бүген иртәннән фаҗига корбаннары рухы истәлегенә чаңнар тавышы яңгырады, - биредә сәгать 7.00 панихида булды.
- Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә һәлак булганнарның рухына багышлап һәм ата – аналарга, зыян күрүчеләргә сәламәтлек теләп догалар кылынды, - дип сөйләде гыйбадәтханә настоятеле, иерей Роман Храмутичев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев