Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы башланды

Җиңүчеләр зона этабында район данын яклаячак.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәлә шәһәре гимназиясендә 2020-2021 уку елында Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уза. Шул ук вакытта татар теле укытучылары арасында бәйге дә үткәрелә.

Марина Родичева, Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:

- Бүгенге конкурста катнашкан барлык педагогларны котлыйм. Чөнки сез- тирә-юньдәгеләрнең һәм беренче чиратта үз укучыларыгызның тормышын яктыртучы чын йолдызлар. Барыгызга да уңышлар телим.

Бу конкурста район мәктәпләреннән барлыгы 23 укытучы катнаша. Алар мастер-классларда укытуда кулланыла торган алдынгы белем бирү технологияләрен тәкъдим итәләр. Муниципаль этапта кемнәр җиңәчәге турында соңрак хәбәр итәрбез. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Безнең өстәмә

Конкурс башланыр алдыннан гимназия укучылары - " Энҗе бөртекләре” һәм “Уен” ансамбльләре концерт номерлары күрсәттеләр. Аларның өзекләрен сез безнең инстаграмда карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев