Минзәләдә эшсезлек буенча өч тапкыр арттырылган пособиене 102 кеше алачак
РФ Президенты карары буенча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, эшсезлек буенча минималь пособие өч тапкыр арттырылды.
(Минзәлә, 29 май, “Мензеля-информ”, Флүрә Мусина). Татарстанда мондый ярдәм чарасыннан 24 260 кеше файдаланачак. Аны озак вакыт эш урыны булмаган яки кыска гына хезмәт стажы булган кешеләр алачак.
Татьяна Сәмигуллина, район мәшгульлек үзәге директоры:
–Эшсезлек буенча минималь пособиенең күләме 1,5 мең сумнан 4,5 мең сумга кадәр арттырылды. Безнең районда мондый ярдәм чарасыннан 102 кеше файдаланачак. Ул 1 майдан башлап өч ай дәвамында түләнәчәк. Шуңа күрә мондый пособие алучыларга без 1 майдан кабат исәпләүләр ясыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев