Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә гөрләде сабантуй

Урман чишмәсе янындагы мәйданда матур бизәкләре белән сабантуй гөрләде. Язгы кыр эшләренә йомгак ясалган бәйрәмгә аның кунаклары-хезмәт алдынгылары, коллективлары, басу батырлары, җыр-моң осталары җыелды.

(Дилфас Галиев)

Татарның җан, рух һәм тән берлеген чагылдыручы, шул ук вакытта барлык милләт халыкларын берләштерүче зур бәйрәм-Сабантуй районыбызда колач җәеп узды. Бәйрәм бай эчтәлекле әдәби музыкаль композиция белән башланып китте,Сабир Өметбаеев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары  Сабантуй бәйрәменең тарихы.921 елда Идел буе Болгар дәүләтенә Багдаттан, Гарәп халифәтеннән илче Әхмәт Ибн Фадлан килүен, аны Яушәр елгасы буенда узган җыенга алып баруларын күрсәттеләр. Алар борынгы болгарларның ничек күңел ачуларын, күп төрле бәйгеләрдә көч сынашуларын күреп илче таң калды. Ибн-Фад ерак илләрдән, газаплы юллар гизеп килеп , Халиф алҗ Мөхтадирның бүләген кабул итеп алыгыз диде һәм илләр арасында тынычлык булсын дип Аллаһка мөрәҗәгать итеп Коръән китабын тоттырды.    Ханбикәгә дә яхшы чапан-бүләкләр, кечкенә сандык мәрҗәннәр чыгарып тактылар. Алар могъҗизаларны күп күрдек, ләкин мондагыдай гүзәллекне кунакчыллыкны беркайда да очратмавын әйтеп уздылар. Соклангыч басуларга чәчәргә дип алтын бөртекләр алып килгәннәр һәм аны тапшырдылар. Сабан сүзенә килгәндә аның ике төрле мәгънәсе бар. Берсе-сабан, Ягъни җир сөрү коралы, икенчесе-яз көне чәчелгән иген. Ничек кенә булса да, алар икесе дә Җир-анага хөрмәт, ихтирам һәм табынуны белдерә.Тубал белән бөртек чәчүне дә  күрсәттеләр инде безнең артистларыбыз.  Театральләштерелгән композициядә катнашкан шәһәребезнең урта уку йортларында укучылар, районның мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның костюмнары да бик матур иде.

Сәхнәгә Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советының 6нчы чакырылыш депутаты Азат Хәмәев,ТРсы Премьер-министр урынбасары,  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев  һәм ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры  урынбасары Рафаэль Фаттахов күтәрелделәр. Район җитәкчесе үз котлавында Сабантуй бәйрәменең иң беренче чиратта хезмәт кешесе зурлар өчен үткәрелүен географиясенең елдан-ел киңәюен, милли рухлы бәйрәм булуын азсызыклады.  Ул барлык минзәләлеләрне һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Азат Хәмәев ТР Президентының Сабантуй котлавын җиткерде, минзәләлеләрне бәйрәм белән котлады. Район Сабан туеның олы кунаклары- районның язгы кыр эшләре алдынгылары,фермерлар, һәм хезмәт коллективларының алдынгылары мәйдән уртасына кереп бастылар. 

Сабантуй әләмен күтәрү хокукы 2010 гектарда яхшы сыйфатлы итеп бөртекле-кузаклы культуралар чәчкән  “Калморза”  хуҗалыгы механизаторы Зиннур Гыйльфановка һәм Айдар Насыйровка һәм 2019 елда узган сабантуй батыры Илнар Камаловка   бирелде.

Сабантуйның мәңгелек традициясе буенча язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап, бил турайтмый эшләгән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү белән башланып китте. Кыр батыры  Зиннур Гыйльфановка зур тәкә , акчалата премия һәм район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Соңыннан хуҗалыкларның язгы чәчү, алдынгылары, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер савучылары, терлекчеләре, нәтиҗәле эшләүче фермерлар, шәһәр оешмаларында эшләүчеләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.Авыл хуҗалыгы, төзелеш, медицина алдынгыларын тәбрикләү тантаналы шартларда узды. Алдынгылар 23 төрле номинациядә 52 кеше бүләкләнде. Алдынгыларны бүләкләгәннән соң кунаклар халык белән аралаштылар, мәйдан буйлап сәяхәт иттеләр. Сабантуйның кунаклары мәйдан буйлап урнашкан төрле милләт халыкларының аш-сулы, бай нигъмәтле, кунакчыл йортларында булып аларның ризыкларыннан авыз иттеләр, Минзәлә урман хуҗалыгының аучы йортында булдылар. Аларның һәрберсе үзенчәлекле бизәлгән. Ләкин барысы  өчен уртак бу ел тематикасын чагылдыру, авыл тарихлары, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр, халык кәсебен күрсәтү һ.б.  Кунаклар уен-атракционнарны күзәттеләр, судагы атракционнарны яратып карадылар, мини зоопарк белән сокландылар.  Мини зоопаркта ни генә юк: бройлер чебидән алып , 600 килограммлы сыерга чаклы. Сабантуйның көрәш өлеше  көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары белән башланып китте, алар зур осталык белән көрәштә нинди алымнар күрсәтеп көрәшергә кирәклеген дә күрсәттеләр, минзәләлеләргә истә калырлык матур мизгелләр бүләк иттеләр. Җырчылар якташларыбыз: Резеда Шәрәфиева (ТРсының халык артисты), Федор Кузнецов (ТРсының атказанган артисты), Ришат Фазлиахматов (ТРсының атказанган артисты), Зәйнәп Фәрхетдинова (ТРсының халык артисткасы) төрле җырлар җырлап кәефләрне күтәрде. Халык көне буе рәхәтләнеп бәйрәм итте,район мәдәният бәлеге коллективы әзерләгән концерт программасын, милли көрәшне уен-атракционнарны кызыксынып карады, катнашты. Читтән кайткан кунаклар ”Мондый матур Сабантуй күргән юк иде, бик яхшы оештырылган” диделәр.   

Көрәшеп тә куйдылар 

Халыкның иң кызыгып карый торган ярышы бу.Көч сынашлар, бәйгеләр 20 дән артык төрдә гөрләп барды, карап күзәтеп кенә өлгер. Әнә 70 килограммлы көрәшчеләр арасында Хуҗамәттән Айнур Гарипов  матур көрәш алымнары күрсәтеп көрәште һәм яхшы, оста  көрәш күрсәткәне өчен районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлназ Хәлиуллина аңа махсус бүләген тапшырды.

  Яшүсмерләр көрәшчеләр арасында баш батыр булып калган Максим Раенко тәкә белән бүләкләнде.   Сабантуйның абсолют батыры Рөстәм Бәдертдиновка зур тәкә тапшырылды.  Милли көрәшштә үз авырлыкларында 1-2-3 урынны алучыларга акчалата приз бирелде. Көрәш бәйгесендә бер генә чит кәрәшче дә юк иде, алар һәммәсе дә кайчандыр бездә туып, шушы мәйданда көрәш серләренә өйрәнеп бүген Чаллыда, Казан шәһәрләрендә  яшәп ятучы егетләр генә. 

Дагалардан очкын чәчелә  

“Ат җене” кагылганнар чабышкылар һәм юртаклар узышын карарга мәйданнан иртәрәк ипподром янына ашыктылар. Фәкать шуны карарга килгән кешеләрне беләм. Бу төр ярышлар барганда бар халык мәйдан тирәли урын ала

Бәйге башланганчы анда катнашучылар белән очрашып-кызыксынып ала торган гадәтебез бар. Дулкынланып, түземсезлек белән көтә алар. Әнә Калморзадан килгән хатын-кызлар авылдашлары Расих Газизов өчен борчылалар, дулкынланалар. Атлар да шулай тынгысызлана, кайберләрен тотып тыярлыкта түгел.Атлар чаба!Көрәш Сабантуйның йөзек кашы булса, атлар чабышы-Сабантуйның асылташы ул. Авылда үсеп, ат җигеп яки аңа атланып йөрүнең бер тәмен татысаң, моны онытырга мөмкинме соң?! Кайбер кешеләрнең атлар яратулары шуннан калгандыр.Быел юртаклар арасында 4, чабышкылар арасында 15 ат катнашты. Юртаклар арасында Расих Газизов иярләгән атка тиңнәр булмады.   Чаптарларның нәселле атлар ярышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өчен чапкан Раил Газизов ике чабышта да беренчелекне алды. Шулай итеп аның әтисе Расих Газизов тәрбияләгән атлар Минзәлә сабантуенда гына да 75 мең сум акча белән кайтып китте. 

Гадәти төрләр

Вертикаль колга буенча шуышып менеп, гаять зур араны үтсә, призның бәясе күпме? Кечкенә түгел-аякларында тырналган урыннар һәм кан укмашу моңа дәлил. Шундый вак-төяк кенә яшь һәм җитезләрне туктата аламы?

Бүрәнәдә капчык ярдәмендә сугышу, җиңелгәне су төбенә төшеп китү, көянтә белән су ташу, балык каптыру, катыктан тиен акча эзләү һәм башка уеннар бик кызыклы үтте. Гер һәм штанга күтәрү, биредә дә кеше күп булды.

“Акыллы” төрләр. Шахмат, шашка такталарында да көрәш ахыргача барды. Бәйрәмдә булган һәркем Сабантуй турында үз фикерен әйтергә мөмкин. Бәйрәм репортажы ахырында берничә генә фикер китерәбез.

Районның кыр батыры,Калморза хуҗалыгы механизаторы Зиннур Гыйльфанов:

-Элеккеге елларда да мин өч тапкыр кыр батыры исемен яулаган идем, быел менә тагын беренче урынны яуладым. Хезмәтемне бәяли белүләре өчен, хезмәттәшләремә, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Сабан туе әләмен кәтәрү минем өчен быелда иң дулкынландыргыч мизгел булды. Бу матур көн хәтердә мәңгегә калыр инде.

Богодаровка ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Салихов:

-Сабантуй бик ошады. Рәхәтләнеп концерт, уеннар карадык. Ул су өстендәге уеннар капчык сугышы, балык тоту шаккаттыргыч бит. Көне дә бик җиләс иде,  тамашаларны карау өчен яхшы булды.

Хәлил Нәбиуллин :

- Район Сабан туе елдан-ел күңеллерәк  үтә. Мин моны кичә районның башка авылларында үткән Сабан туе буенча да һәм район Сабан туе буенча да әйтә аламын. Бәйрәме булган халык-бай халык, бәйрәм итә белгән халык-бик бәхетле халык. Быелгы Сабан туенда күңелдә менә шундый фикер туды. Рәхәтләнеп бәйрәм иттек.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев