Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Илһам” бөтенроссия бәйгесенең район этабына нәтиҗә ясадылар

Жюри тарафыннан районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иҗади әсәрләре каралды.

Минзәлә мәгариф бүлеге методисты Нәсимә Шаһиева һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Минзәлә-информ” хезмәткәрләреннән торган компетентлы жюри “Илһам” бөтенроссия бәйгесенең район этабына нәтиҗә ясады. Жюри әгъзалары “Яшь шагыйрь”, “Яшь язучы”, “Яшь журналист” номинацияләре буенча тәкъдим ителгән эшләрне карап чыктылар, 1-4, 5-7, 8-9, 10-11 сыйныфлар буенча урыннарны билгеләделәр һәм конкурсның республика этабына җибәрерлек эшләрне сайлап алдылар. Конкурсантларны бүләкләү соңрак оештырылачак, аның хакында информацияне безнең сайтта укый алырсыз, безнең хәбәрләрне күзәтеп барыгыз.

безнең өстәмә

“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә. Аның максаты - татар телендә иҗат итүче яшь язучыларны барлау, аларның талантын үстерүгә ярдәм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X