Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә кадрлар алмашу дәвам итә

Екатерина Юрьевна Голякова 2019 елның 17 июненнән 3 нче санлы “Чебурашка” балалар бакчасы мөдире булып эшли башлады.

Хезмәт юлы

Хезмәт юлын 2002 елда район хакимияте каршындагы УКС дәүләт учреждениесендә башлый. 2005-2006 елларда район мәдәният йорты каршындагы җыр һәм бию ансамблендә балетмейстер, 2007-2008 елларда ШЭ Л.Сабировада бухгалтер булып эшли. 2008-2010 елларда 2 нче урта мәктәптә инглиз телен укыта. 2010 елдан башлап хезмәт юлы Минзәлә педагогия көллияте белән бәйле.Биредә икътисад дисциплинасын укыта, бүлек мөдире була, сыйфат һәм үсеш буенча, соңрак тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 2016 елдан башлап  чит тел укыта.

Екатерина Юрьевна “Татарстан-Новый век”-“Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Минзәлә территориаль бүлекчәсе рәисе буларак, җәмәгатьчелек эшен дә башкара.

Безнең белешмә

Екатерина Юрьевна 1987 елгы, Минзәләдә туган. Югары белемле. 2009 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика, информатика университетын (финанс һәм кредит белгечлеге ала), 2011 елда Яр Чаллы дәүләт педагогика институтын( чит тел белгечлеге), 2016 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый (мәгарифтә менеджмент). 2018 елда мәктәпкәчә белем бирү белгечлеге буенча өстәмә һөнәри әзерлек үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев