Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә кайбер өлкәннәр вакцина ясатудан куркалар

Куркуның мәгънәсезлеген күрсәтү өчен башта үзем ишеткән бер анекдотны китерим әле.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Үзен бик тәвәккәл һәм көчле дип санаган берәү елганың икенче ягына чыгарга җыена.Менә дигән басма, ә елгада- крокодиллар, өстәвенә тирән дә әле.Әмма бу кеше үзен акыллыга саный, басманың ныклыгын шунда басып торган кешедән сорый.
-Моңарчы берәүнең дә зарланганы булмады, дигән җавап ишетә үзен акыллыга санаучы.
Җаваптан канәгать калмыйча өстәмә сорау бирә.
-Минем исән-сау теге якка чыгып җитүемә гарантия бирәсезме?!
-Берсүзсез.99,9 процент.
Үзсүзле җаваптан канәгать калмыйча, аргы якка басмадан түгел, крокодиллар тулы тирән елга аша йөзеп чыгарга карар бирә...
Мәсәлнең мәзәге дигәндәй...ахырын һәр кеше үзенчә дәвам итә ала.
Кичәге көнгә вакцина кадату яшендәге рацондашларыбыз 90,1 проценты прививканың беренче компонентын алган инде.Әмма тиешле вакыт үтүгә карамастан, йөздән артык кеше поликлиникага икенче компонентны кадатырга килмәгән.Шушы аралыкта әлеге кешеләрнең 38 ковид йоктырырга өлгергән, ике якташыбыз бу якты дөньядан китеп барган.
Әлеге саннар аша, вакытында прививка алып, үзеңне сакларга кирәклеген искәртү өчен генә язам.Җитмеш кеше һаман да әзер басмага кермичә, тирән судан йөзеп чыкмакчы була.Бәлки, элементар төстә онытканнардыр...Барыбер курку яисә битарафлык түгелме?!
Наил Асадуллин, район хастаханәсенең баш табиб урынбасары:
-Ковидның яңа төре тиз йогучан.Амбулатор дәва алучылар саны безнең районда да янәдән арта башлады.Шуңа вакцина ясатуга бик җаваплы карарга кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерәм, райондашларның. Икенче компонентны алгач, бер ел йөрисе түгел, ярты ел эчендә килергә кирәк.
Өлкән яшьтәгеләрнең үз сәламәтлекләрен вакцина алмыйча гына сакларга тырышуларын, тагын бер тапкыр ялгыш фикер дип әйтәм.Алар арасында прививканың беренче өлешен ясатучылар әлегә 59 процент кына тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X