Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә халык санын алу оешкан төстә башланып китте

Татарстанстатның Минзәлә районы бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы эксперты Люция Муллагалиева безнең сорауга әнә шулай диеп җавап бирде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Шәһәрдә ике, авылларда ике сан алу буенча станционар участоклар эшли.Исәпкә алучылар үз эшләрен намус белән башкарырга керештеләр.Әлегә конфликтлы очраклар булганы юк.Бүгенге көнгә халык санын алу сорауларына җавапларны әлегә электрон юл белән күбрәк биргәннәр.

Татарстанстат бүлеге урнашкан кабинет районда сан алуны оештыру, үткәрү штабы гына түгел сан алу участогы да.Биредә һәр көнне иртәдән кичкә кадәр кеше бетеп тормый.Иртән контролерлар, исәп алучылар үз эшләре белән килсә, аннан исә халык санын алуда станционар катнашырга теләгән төрле яшьтәге кешеләр керә..Ә исәп алучылар торак йортларга юл тоталар.

Резедә Шиһапова, Мәлкән авыл җирлегендә халык санын алу белән шөгыльләнүче:

- Авылдашларым мине җирлек башлыгы секретаре буларак беләләр.Шуңа халык санын алуга һәркем җаваплы карый.Туган телне дөрес күрсәтүемне сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев